ТӨРКИЛӘШТЕРҮ ф. Төрки телләр һәм төрки культура тәэсиренә дучар итү; төрки итү, төркигә әйләндерү. Хәзер төркиләр күпчелекне тәшкил итә торган кайбер регионнарда элек төркиләр, янәсе, бөтенләй булмаган, башка халыклар яшәгән; менә шул регионга кайдандыр (мәсәлән, Азиядән) төркиләр килеп кергән дә барлык башкаларны тиз генә төркиләштергәннәр. М.Зәкиев

Төркиләштерә башлау Төркиләштерергә тотыну

Төркиләштерә төшү Бераз төркиләштерү; тагын да төркиләштерү

Төркиләштереп бетерү Тәмам төркиләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә