ТӨРКИ с. 1. 1) Азия һәм Көнчыгыш Европада яшәгән, алтай семьясының бер группасын тәшкил иткән телләрдә сөйләшкән тугандаш халыкларны берләштергән этнос-тел бергәлегенә караган, шул халыкларныкы булган, шул халыкларның бергәлегенә мөнәсәбәтле. Төрки телләрдә ясагычларга исемнәр һәм фигыльләр ясый торган кушымчалар керә. Татар грамматикасы. Хәер алга таба төрки театрлар ешрак – ел аралаш шушы фестивальдә очрашачак, дип куандырды. Мәдәни җомга 2) Шул халыкларның барысы яки бер зур төркеме өчен уртак булган әдәби телгә караган, шул телдә язылган. Бик ерак заманнарда Идел буеның төрки телле әдәбияты ничек шундый югары дәрәҗәгә күтәрелә алган соң? Х.Госман 2. и. мәгъ. 1) Шул халыклар бергәлеге һәм аларның бер вәкиле. Гомумән --- бу регионда борын-борыннан төркиләр һәм фин-угорлар яшәгән дип әйтә алабыз. М.Зәкиев. Уку-укытуда «ысулы саутия», ягъни аваз методы кертү эшен башлап җибәреп, Русия төркиләрен аң-белемле итүдә дә кискен борылыш ясаган ул. Р.Хәмидуллина 2) Борынгырак чорда төрки халыкларның барысы, ә соңыннан зур бер төркеме өчен (Идел буенда яки Урта Азиядә яшәгән төркемнәр өчен) уртак булган әдәби тел; төрке. Моголларның хәрби һәм оештыру терминнары барысы да төркинеке: уннар, йөзләргә бүлүдән башлап. Татар милләт календаре |