ТӨРКЕМЧЕЛЕК и. Бер коллектив, партия һ.б.ш. эчендә башкаларга каршы булган төркемнәр оешу яисә оештыру, берәр төркем эшчәнлегендә бердәмлек булмау, төркемнәргә аерылу, таркаулык күренеше. Утызынчы елның башында әдәбият дөньясында шау-шу куптарган берничә язучы төркемчелектә гаепләнә. Р.Батулла. Анда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты җитәкчелеген «артель» оештыруда, әшнәлектә, төркемчелектә һәм хәтта пантюркизмда гаепләп чыга. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә