ТӨРКЕ’М-ТӨРКЕМ рәв. 1. Төркемнәр рәвешендә, төркемнәр булып, төркемләп. Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде. Ә.Фәйзи. Кая карама – төркем-төркем булып ашап-эчеп утыралар. А.Фәлах

2. с. мәгъ. Аерым-аерым төркемнәрдән торган. Ямьсез, канлы фаҗигаләр белән Төркем-төркем ачлар тарала. М.Гафури. Төркем-төркем казлар киләләр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә