ТӨРКЕМЛӘШҮ ф. Төркемнәргә җыелу, оешу, туплану, төркем хасил итү. Кешеләр, шул тирәгә төркемләшеп, әңгәмә коралар. Ш.Маннур. Бездән соң төркемләшеп бала-чагалар керде. Н.Фәттах Төркемләшә башлау Төркемләшергә тотыну Төркемләшеп алу Тиз генә, кыска гына аралыкта төркемләшү Төркемләшеп бетү Тәмам, тоташ, рәттән төркемләшү Төркемләшеп кую Кинәт, көтмәгәндә төркемләшү; тиз арада төркемләшү Төркемләшеп тору Туктаусыз төркемләшү, даими төркемләшү |