ТӨРКЕМЛӘ’Ү ф. 1) Төркемнәргә аеру

2) Төркемләргә җыю, төркемгә берләштерү. Трагедиядәге вакыйгаларны үзара охшашлыклары буенча төркемләгез. Әдәбият

3) Классификацияләү, төрен-төргә аеру. Сүзләрне төркемләгәндә, мәсәлән, беренче чиратта, аларның гомуми лексик мәгънәләре исәпкә алына ---. Ф.Хисамова. Гомумән, курку сәбәпләре күптөрле булып, аларны табигатькә, социаль чынбарлыкка, шәхеснең рухи дөньясына бәйләп тә төркемләргә була. Шәһри Казан

Төркемләп бару Бер-бер артлы төркемләү

Төркемләп бирү Төркемләргә булышу

Төркемләп кую Төркемләү эшен алдан ук башкару

Төркемләп тору Даими рәвештә төркемләү

Төркемләп чыгу Рәттән төркемләү, һәммәсен төркемләү. Башта геройларны төркемләп чыктым һәм алар арасында тискәреләренең өстенлек итүенә таң калдым! Р.Рахман

Төркемли башлау Төркемләргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә