ТӨРКЕМЛӘП рәв. 1) Төркем булып, төркем хасил иткән хәлдә. Төркемләп килгәннәре күбрәк, Петровск кебек калаларда ялланып, берәр җитәкче белән туп-туры билгеле берәр промыслога килеп төшәләр ---. Ш.Камал. Тамаша беткәч тә барлык башкаручылар, кайсылары төркемләп, кайсылары берәм-берәм, караңгы төн яктырткычларыннан ераклашкан саен, төнге караңгыда эреп югала бардылар. А.Нәҗми

2) Төркеме яки төркемнәре белән, төркем-төркем итеп. Төркемләп озату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә