ТӨРКЕМЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. төркемләү. Җепселле композит материаллар төрлечә төркемләнә. Төзү материаллары

2) Төркемнәр хасил итү. Болар, атларын алдан җибәреп, үзләре аларның артларыннан төркемләнеп баралар. Ф.Әмирхан. Утрауларның күпчелеге архипелаглар булып төркемләнгән: мәсәлән, Яңа Зеландия, Гавай, Фиджи, Туамоту һ.б. Материклар һәм океаннар географиясе

Төркемләнә бару Эзлекле рәвештә төркемләнү

Төркемләнә башлау Төркемләнергә тотыну

Төркемләнә төшү Бераз төркемләнгән кебек булу

Төркемләнеп тору Төркемнәр рәвешен алган булу. Хәят җәһәт кенә адымнар белән олы юл өстендәге бер озын эскәмия янында төркемләнеп тора торган кунаклар янына килеп җитте. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә