ТӨРКЕМ и. 1) Бер урында җыелып торган кешеләр яки бергәрәк урнаштырылган әйберләр. Бер – кулындагы хатына, бер – каршысында тыгыз төркем булып басып торган җитди чырайлы әбиләргә һәм апа-җиңгиләргә карый-карый, Гөлзәбәрнең Сталинградтан җибәргән соңгы хатын укый. Г.Бәширов. Әнә авыл башына, тимерче алачыгы янына, бер төркем халык җыелган. А.Шамов 2) Нинди дә булса уртак үзенчәлекләре, охшашлыклары белән берләшә торган матдәләр, әйберләр, күренешләр җыелмасы. Морфология фәнендә төп проблемаларның берсе – сүзләрне төркемнәргә аеру. Татар грамматикасы 3) Эшләре, карашлары, максатлары бер булган иҗтимагый фикердәшләр берлеге. Кыскасы, Г.Ибраһимовның бу дәвер әсәрләренә гомуми генә булса да күз салып тикшерү аларның кем каләме тарафыннан язылып, нинди иҗтимагый төркем карашын биргәнен күрсәтә ала. Г.Нигъмәти 4) Берәр коллективның группа, бригада һ.б.ш.лар кебек аерым өлеше. Яз көне Мирсәлим төркеме җирләрен чәчмәде. Н.Гыйматдинова. Сабый үзенең яшьтәшләре белән, чит-ят олы кешеләр белән аралаша белергә, төркемдә югалып калмаска тиеш. Татарстан яшьләре 5) Көтү, өер. Төн уздырыр өчен, чуртаннан куркып сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. М.Әмир 6) Гаскәри берлек; отряд. Бурсык чокырына килеп җитеп, атларны яшергәч һәм кешеләрне урнаштыргач, озак та үтмәде, тегермән тавында бер төркем атлылар күренде. И.Гази. Ничек итеп разведкага баруыбыз, дошманның алдынгы төркеменә якын ук килеп һөҗүм ясавыбыз, икесен кулга төшерү, атышып чигенү күз алдыма килеп баса... Ә.Айдар 7) Җинаятьчел максатлар белән берләшкән кешеләр бергәлеге; группировка. Аннары төркем башлыгы – авторитет Валераны, муенына таш бәйләп, Зәңгәр күлгә ташладылар. З.Мәхмүди |