ТӨРКЕ и. Иске татар әдәби язма теле; Идел буе төрки халыкларының гомуми теле. Укыдым гарәп – була яздым харап, укыдым фарсы – сафсата барсы, укыдым төрке – күңелемнең күрке. Такмаза. Мәгълүм ки, электә безнең әдәби телебез төрке дип аталган. (Игътибар итегез: төрки түгел, төрке). Н.Исәнбәт ◊ Төрке тану Грамота белү, укый башлау. Мәдрәсәләрдә, сабак абыстайларында хәреф танырга, укырга өйрәнүне «төркегә төшү», «төрке тану» дип йөрткәннәр, һәм бу уку программасы кызлар өчен Йосыф китабын көйләп укуга хәтле барып җиткән. Н.Исәнбәт. – Сездә бер дә кул куя торган кеше юкмыни? – Бер төрке таный торган кеше бар иде дә, ул читтә йөри. Х.Садрый |