ТӨРЕПКӘ и. рус сөйл. 1) Тәмәке кую өчен куышлыгы һәм авызга кабу өчен мөштеге булган тарту әсбабы. Төрепкәсенә тыгыз итеп тәмәке тутыра да төннәр буе челем тартып яза да яза. Р.Батулла. Ә эш шунда: 1956 елга кадәр бу кул тәмәке тарта торган төрепкә тотып торган. Мәдәни җомга 2) Телефон аппаратының бер ягы тыңлау, икенче ягы сөйләү өчен җайлаштырылган өлеше. Аның формадан килмәскә искәртүеннән соң әйткән сүзләрен милициядә инде тыңламыйлар, телефон төрепкәсе сулкылдый иде. М.Хуҗин. Ә мин, шатлыгымнан шашардай булып: «Рәйхан, Рәйхан, кадерлем!» – дип, телефон төрепкәсе ярылырлык итеп кычкырам да кычкырам. Р.Мулланурова |