ТӨРЕНҮ ф. 1) кайт. юн. к. төрү. Шинеленә төренеп, Шәрифҗан да чирәмгә сузылды. И.Гази. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты... М.Мәһдиев

2) Чит-читләре бөтерелеп килү, куырылу. Үләннәр төренде, кипте, саргайды. Атака

3) күч. Берәр нәрсә белән каплану, өретелү. Казан ягыннан килеп кергәндә үк, сине күккә үрләгән күп катлы йортлар каршылый, урамнар яшеллеккә төренгән. И.Диндаров. Бер офыктан икенче офыккача күкнең бите карачкыл-күгелҗем пәрдәгә төренә. Ә.Айдар

4) күч. Яшеренү. [Ишан], дин-шәригать битлегенә төренеп, төрле кабахәтлекләр эшли. М.Гали

Төренә бару Дәвамлы рәвештә төренү, торган саен ныграк төренү

Төренә башлау Төренергә тотыну

Төренә төшү Ныграк төренү

Төренеп бару к. төренеп килү. Моңарчы караеп яткан җир дә акка төренеп бара. Безнең гәҗит

Төренеп бетү Нык төренү. Озын итәкле күлмәктән, тәмам диярлек төренеп беткән хәлендә, җилкәсе аша букча салган, култык астына мендәр кадәр төргәк кыстырган ул хатын Җабир агайга ни өчендер ышанычсыз кебек тоелып калды. Ф.Яхин

Төренеп йөрү Һәрвакыт һәм һәр җирдә төренү. Яулык, озын, калын күлмәкләр киеп төренеп йөрү гарәпләшү дип саналмыймы? Безнең гәҗит

Төренеп килү Акрынлап төренә башлау. Апрель азагы иде, бөтен дөнья яшеллеккә төренеп килгән чак иде, ачык тәрәзәдән бүлмәгә хуш ис тулган иде. Ф.Садриев

Төренеп тору Даими рәвештә төренү; билгеле вакытка төренү

Төренеп утыру сөйл. к. төренеп тору. Агачлар инде саргылт сагызлы яфракларга төренеп утыралар, юл буйларына яшь үлән түшәлә, анда беренче каз бәпкәләре дә күренә. Ф.Садриев. Багана утлары яктысында авыл урамнары әллә нинди сихри тынлыкка төренеп утыра. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә