ТӨРЕМ с. 1. Төрү өчен хезмәт итә торган. Ике кат сары төрем кәгазен сүтеп ташлаганнан соң, кәгазьләр эченнән фиолет төсендәге ефәк баш яулыгы [чыкты]. Ш.Камал

2. и. мәгъ. Бер мәртәбә төрү эше; бер мәртәбә төрерлек яки төрелгән нәрсә микъдары. [Картның] гомерендә бер тамчы хәмер капканы, бер төрем тәмәке тартканы булмады. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә