ТӨРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. төрү. Самородок ак кәгазьгә төрелеп, аерым чехолга салынды һәм, бүтән токымнардан аерып, күн сумкага урнаштырылды. Х.Камалов. Корама юрганга төрелгән зур балчык чүлмәктә туп-тулы итле аш иде. З.Зәйнуллин 2) биол. Йомылу, йомарлану, төргәк хасил итү, йомгак рәвешенә килү. Бездә --- кәбестәләр иртәрәк төрелә. Г.Галиев 3) күч. Берәр нәрсә белән каплану, өретелү. Күз төбеннән тиз генә борынын ала, Тын гына керфеккә ул төрелеп кала. Ш.Бабич. Сәед Яхъяның үз халкы азатлыгы өчен Король властена каршы алып барган тиңсез көрәше монда романтик пәрдәгә төрелеп, үрнәк төсендә сурәтләнә. А.Әхмәдуллин 4) күч. иск. Заман һәм җир сүзләре белән килгәндә: «ара кыскару» мәгънәсен белдерә. Заман төрелү – аз гына арада күп вакыт үтү Төрелә бару Берсе артыннан икенчесе төрелү, бер-бер артлы төрелү Төрелә башлау Төрелергә тотыну Төрелеп бару Төрелү алдында тору, төрелә башлау; төрелгән булу. Ул тагы да матурайды, аның һәр хәрәкәте, кайда гына булмасын, үз-үзен тотуы, елмаеп сөйләшүләре илаһи бер гүзәллек белән төрелеп бара. Г.Галиева Төрелеп бетү Тәмам, ахыргача төрелү. Елым төрелеп беткәч, Дәүләтгәрәй абзый абзар баганасындагы дүңгәләктән атның каеш тезгенен чишеп алды, тезген очын дуга башындагы боҗра аша үткәрде дә камыт бавына бәйләп куйды. Н.Фәттах Төрелеп килү Төрелү процессы башлану |