ТӨРЕ’КЧӘ рәв. 1. 1) Төрек телендә. Бакый ага Дәрдемәнд иҗатын бөтенләй яттан белә, Назыйм Хикмәтне төрекчә укый һәм хәзерге шагыйрьләр иҗаты белән таныш. Г.Рәхим. Һәрберсе үз телендә: кем төрекчә, кем русча, кем македонча яки, барысына да аңлашылсын дип, инглизчә аңлатса да, максат бер – төрле халыклар арасында бергә тыныч, тату яшәү юлларын эзләү. Р.Хөснетдинов 2) Төрек халкына хас булганча. – Төрекчә ясалган кофе, рәхим ит, ханым, – диде ул һәм, чынаяк куеп эчәр өчен, болдырдагы патефонны алып чыгарга ниятләп, эчкә керде. Ә.Гаффар. Ул диванда, аяк бөкләп, төрекчә утыра. Идел 2. с. мәгъ. 1) Төрек телендә язылган, төрек телендәге. Хәзер үз китапханәмдә дә төрекчә китаплар байтак, Аллага шөкер. Р.Батулла 2) Төрек халкына хас булган, төрек халкына караган. Шуңа да күптәннән төрекчә музыкага җырлыйсым килеп йөрде. Тамаша 3. и. мәгъ. Төрек теле. Ул вакытта әле татар китап базарында театр китаплары юк дип әйтер дәрәҗәдә аз вә булганнарының зур кыйсьме төрекчәдән тәрҗемә вә яхут тәхриф уларак ясалган нәрсәләр иде. Ф.Әмирхан. Әмма 1902 – 1903 елларда язган хатларының һәм әлеге дәфтәрендәге язмаларның төрекчәгә якын телдә язылганлыгын төрек әдәбияты тәэсире итеп карарга кирәк. И.Нуруллин |