ТӨРЕК-ТАТАР җый. и. 1) иск. Идел буенда яшәгән төркиләрнең, башлыча хәзерге татар халкын тәшкил иткән этник төркемнәрнең җыйма атамасы. Төрек-татар халыклары бер ел эчендә, иң күбендә ике ел эчендә, яңалифкә күчеп бетәргә тиешләр. Г.Гали. Василий кенәз, төрек-татар халкын христиан итеп, ошбу төбәкләрдә тынычлык урнашыр дип уйлыймы? М.Хәбибуллин 2) Госманлы төрекләре һәм хәзерге Төркия төрекләре белән татар халкының бәйләнешләренә караган күренешләр турында. Шунда төрек-татар лицеен ачу өчен җан атып йөргән иде ул. Ватаным Татарстан |