ТӨРЕКМӘ’НЧӘ рәв. 1. 1) Төрекмән телендә. --- биредә [Төркиядә] укучы Татарстан һәм башка төрки дәүләтләрдән килгән студентлар Тукай шигырьләрен төрекчә, татарча, төрекмәнчә, башкортча укып күрсәттеләр. И.Габидуллин. Ул ярыйсы гына төрекмәнчә сукалый, ничек тә булса кешеләр белән аралаша, һәм, үзеңне ялгыз хис итмәс өчен, анысы да ярап тора. Казан утлары

2) Төрекмән халкына хас булганча. Төрекмәнчә бию. Төрекмәнчә киенү

2. с. мәгъ. 1) Төрекмән телендәге; төрекмән теленә хас. Төрекмәнчә китап

2) Төрекмән халкындагы, төрекмән халкына хас. Төрекмәнчә музыка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә