ТӨРЕКМӘН и. Төрки телләр семьясының угыз группасына караган телдә сөйләшкән һәм Төрекмәнстанның төп халкын тәшкил иткән, шактый өлеше Үзбәкстан, Иран, Әфганстан һәм Таҗикстанда яшәүче халык һәм шул халыкның бер кешесе. Төрекмәннәрнең килеп чыгышы турында сөйләгән риваятьләрдә Угыз ханның 24 улы булуы турында әйтелә. Н.Фәттах ◊ Төрекмән бабай Татар мифологиясендә су иясе саналган рух |