ТӨРЕКЛЕК и. 1) Төрек булу. Безнең халыкның [бер ише]: --- «Без татар түгелмез», – дип, матбугатка чыгып кычкыралар, әллә нинди хыялый бер төреклек эзлиләр. Җ.Вәлиди 2) иск. Төркилек. Әмма ләкин төреклекнең ни икәнен аңламаган күпчелек янәшәсендә яшь, энергияле, милләтпәрвәр яңа бер буын җитлегеп килүен күрмәмешкә салынып булмый. Соңгылары төреклек галәмендә барган һәр вакыйганы бөтен вөҗданнары белән күзәтеп бара башладылар. Казан утлары |