ТӨРЕКЛӘШҮ ф. Ана телен, үзенең милли сыйфатларын югалтып, төрек телен һәм төрек культурасын кабул итү, төреккә әверелү. Дөрес, аларның борынгы чорларда барлыкка килеп, соңыннан төрекләшкән булуы да ихтимал. Н.Фәттах

Төрекләшеп бару Эзлекле рәвештә, акрынлап төрекләшү. Соңгы санда икенче бер даими автор Айзат Шәймәрданов Төркиядә яшәүче татарларның төрекләшә баруын яза. Р.Исхакый

Төрекләшә башлау Төрекләшүгә табан бару

Төрекләшеп алу Тиз арада төрекләшү

Төрекләшеп бару Акрын-акрын төрекләшү

Төрекләшеп бетү Тәмам төрекләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә