ТӨРЕКЛӘШТЕРҮ ф. Төрек теле һәм төрек культурасы тәэсиренә дучар итү, шуны кертү. Төркия турында сүз барганда, әлеге методның азчылык милләтләрне төрекләштерүгә хезмәт итүен дә истән чыгарырга ярамый. Н.Фәттах. Төрекчелек ул – барлык төркиләрне Төркия тирәсенә туплап, әкренләп төрекләштерү. М.Зәкиев

Төрекләштерә башлау Төрекләштерергә керешү

Төрекләштереп бару Барысын да рәттән, туктаусыз, акрынлап төрекләштерү

Төрекләштереп бетерү Нык төрекләштерү, тулысынча төрекләштерү

Төрекләштереп килү Күптәннән, эзлекле рәвештә, акрынлап төрекләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә