ТӨРЕК и. 1) Төрки телләр семьясының угыз группасына караган телдә сөйләшә һәм башлыча Төркиядә яши торган халык һәм шул халыкның бер кешесе. Соңгы көннәрдә хуҗасын Казан урамнары буенча йөртүдән туеп беткән хезмәтче төрек атны туктатырга бик үк теләми иде, күрәсең. К.Нәҗми. А.Н. Самойлович 1923 елда гына «турки» һәм «турецкий» сүзләрен – бары төрекләрне һәм төрек телен атау өчен, «тюркские языки», «тюркские народы» тезмәләрен гомуми мәгънәдә куллана башлый. М.Зәкиев

2) иск. Төрки халыкларның гомуми атамасы. Радлов үзе төрек халыкларының фольклорын күбрәк күчмә тормышлы казакълардан эзләгән. Н.Исәнбәт

Төрек малае иск. Кызыл сургычлы, кызыл пичәтле аракы; кызылбаш, фәсле малай. Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр төрек малае да табылыр ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә