ТӨРГЕЧ и. 1. 1) Нәрсәне дә булса төрер өчен кулланыла торган материал (тукыма, кәгазь һ.б.ш.). Читтән килгән товарлар күз явын алырлык матур төргечләрдә булып, бәяләре дә тешли торган. Казан утлары

2) Төрә торган җайланма, аппарат. Печәнне рулонга төргеч һәм «Полесье» мал азыгы комбайны алганнар. Кызыл таң

3) бот. Чәчәк яки җимешнең чәчәкләрен тышкы яктан төреп, саклап үсә торган тышкы яфрак. Ләкин бакча петрушкасыннан аермалы буларак, чәчәкләренең гомуми төргеч яфраклары урынына чатырның үзеннән дә озынрак 2 – 3 асылма яфракчыклар үскән. Ф.Закиров. Тышкы яктан бу чәчәк төркеме төргеч дип йөртелә торган яшел яфраклар белән капланган. Биология

2. с. мәгъ. Берәр нәрсәне төрә торган, төрү өчен хезмәт итә торган. Бер ай элек кенә комбинат төргеч машина сатып алган, шуңа да бүген эшләр күпкә җиңеләйгән. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә