ТӨРГӘ’К-ТӨРГӘК с. 1. Төргәкләнгән, төргәкләргә төрелгән, төргәкләр белән исәпләнгән, төргәкләр рәвешендә булган. Кулларын кесәләренә тыгып, җил сызгыртып кайтмадылар, төргәк-төргәк акча белән кайттылар. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Төргәкләп; төргәкләре белән, төргәкләр рәвешендә. Тукымаларны төргәк-төргәк Кытайдан, Төркиядән алып кайтабыз. Сәхнә. Ул редакцияләргә төргәк-төргәк җибәрелә торган нәрсә дә түгел. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә