ТӨРГӘКЛӘ’Ү ф. Төргәк итеп бәйләү, төрү, төргәк рәвешенә китерү. «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге, авыл халкына җиңел булсын дип, күршеләрнең кырына төргәкли торган җайланмасы булган тракторын да, төйи торганын да җибәргән. Н.Алан

Төргәкләп бару Һәммәсен дә берсе артыннан икенчесен төргәкләү

Төргәкләп кую Тиз арада төргәкләү; алдан ук төргәкләү хәстәрен күрү. Арыш басуы күз алдында бушап кала, кырда калган саламны механизатор Владимир Семёнов тиз арада кыйммәтле азыкка әйләндереп төргәкләп куя. Авыл таңнары

Төргәкләп чыгу Берәмтекләп, һәрберсен төргәкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә