ТӨРГӘКЛӘП рәв. 1) Төргәк рәвешендә. Кызлар яңадан киңәшеп алгач, төргәкләп бәйләнгән исле үләнне дә кулланырга булдылар. Р.Сәгъди. Кешеләр идән паласларын метрлап үлчәткәндә, ул төргәкләп ала. Р.Нуртдинова

2) Төргәге, төргәкләре белән, тоташ килеш. Бер төр телчеләр болай дип фараз итә: имеш, рус сәүдәгәрләре үз заманында базарларда күлмәк (сорочка) сатканда, аларны кырыгар данә итеп, төргәкләп сатканнар. Г.Рәхим. Төргәкләп аласыңмы, әллә берәмләпме – ихтыярың, рәхим ит. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә