ТӨРГӘК и. 1) Төргеч эченә төрелгән нәрсәләр, нәрсә дә булса төрелгән бәйләм. Салон Болгарстан, Румыния илгизәрләре, бигрәк тә яшь хатын-кызлары белән тулы иде, аларның һәммәсе алагаем зур биштәрләрен, бүселгән төргәк-чемоданнарын, ыгы-зыгы килеп, автобусның багаж бүлегенә тутырды. Т.Әйди

2) Исәпләү берәмлеге буларак бериш әйберләр бәйләме; пакет, рулон. Сәдит пинжәк кесәләреннән бер төргәк гәзит кисемтәләрен чыгарып салды ---. А.Хәлим. Кичкырын ир төргәге белән ефәк бау кайтарып ташлады. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә