ТӨРӘН и. Сабанның, суканың туфракны кисеп бара торган өлеше. Күзен ачса... басып тора Бер зур карачкы, Төрән чаклы балта тоткан – Чын палачмыни. Ф.Кәрим. Малайларга кушылырга үзендә көч тә, гайрәт тә тапмаган Гапкадыйр бабай яңадан сабан төрәнен тукмарга тотынды. З.Зәйнуллин |