ТӨ’РАРА с. 1) биол. Үсемлек яисә хайваннарның ике яки берничә төре арасында бара торган; төрләр кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Үсемлекләрнең төрле төр вәкилләрен --- кушуны ерак төрләрне кушу, ягъни төрара гибридлаштыру дип атыйлар. Гомуми биология. Көньяк Америкада үсә торган төрара гибрид бәрәңгене гадәти төре белән кушылдыралар. Ватаным Татарстан

2) Гомумән нәрсәнеңдер төрләренең үзара тәэсиренә караган; төрләр чигендә барлыкка килгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә