ТӨР и. 1) Бериш әйберләрнең бер-берсеннән нинди дә булса сыйфаты, рәвеше, төзелеше, ясалышы һ.б.ш. белән бераз аерылып торганы; сорт, разряд. Элек ул утын, бүрәнә, такта кебек тугыз төр әйбер сатса, хәзер фанера, паркет, көрәк, балта саплары, себерке, мунчала, кухня кирәк-ярагы, истәлек-бүләккә яраклы савыт-саба, ылыс оны – җәмгысы кырык төр әйбер тәкъдим итә. Казан утлары. Кайсы төрләрдә беренчелек өчен ярышачакбыз соң? Сөембикә

2) Берәр классификациядә бертөрле, уртак билгеләргә ия булган предмет яки күренешләрне берләштергән һәм гомумирәк төркемнең – ыруның составына керә торган систематик берәмлек. Шунда кемнең кайсы төр гаскәрдә хезмәт итәргә теләве белән дә кызыксындылар. В.Нуруллин

3) Биологик классификациядә төп, иң әһәмиятле берәмлек – билгеле ареалда таралган, уртак токым үзенчәлекләре булган үсемлек яки хайваннар төркемен берләштергән тере организмнар группасы. Амозонканың калын урманнарында яхе дигән бер төр лиана үсә. М.Мәһдиев. Җир шарында тереклек формалары искиткеч күп: алты мең төр хайван һәм өч йөз мең төр үсемлек теркәлгән. А.Тимергалин. Бу төрләрнең кайберләреннән бәрәңгенең берничә мең культуралы сорты килеп чыккан. Гомуми биология

4) әд. Нинди дә булса әдәбият яки сәнгать әсәрләренең үзенә генә хас сюжет, стилистика һ.б.ш. билгеләре белән аерылып торганы; жанр. Әдәби иҗатның хәзерге дәвердә аерым мөһим булган төре – драматургия. М.Җәлил. Шуңа күрә дә бит халык әдәбиятының зур бер төре булган җырларда табигать картиналары бөтен терелеге, нечкәлекләре белән бирелгән. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә