ТӨПЧҮ ф. 1) Үсемлек төбен тамыры белән казу; төпләү 2) Бик ваклап, җентекләп сораштыру яки аңлату. Әхмәт аларны шулай ташлагач, артык төпчергә урын калмады. Х.Кәрим. «Акыллым, бардыңмы, күрдеңме, исәнме ул, үзен ничек тоя, бер көйгәме?» – дип төпчеп сорашты. Туган як Төпчеп бетерү Тәмам, тоташ төпчү; нык төпчү. ...Актаралар журналларын – Абдуллиннар класс саен. Инде төпчеп бетерделәр Туган елын, туган аен. М.Саттаров Төпчеп тору Бертуктаусыз төпчү. Габдулла аның хәлфә булуын берничек тә күз алдына китерә алмады, ләкин төпчеп тормады. Ә.Фәйзи Төпчеп чыгу Рәттән төпчү Төпчи башлау Төпчергә керешү Төпчи төшү Ныграк төпчү |