ТӨПЧЕНҮ ф. Нинди дә булса мәсьәлә, хәбәр, сүз һ.б.ш.ларның асылын белер өчен, бөтен ваклыкларны һәрьяклап тирәнтен тикшерү, кат-кат, бик җентекләп сорашу. Бик күпне төпченергә яратучы түбән оч малайлары, иген урганда, сабанда йөргәндә, колхозның ындыр табакларында куна ятып печән чапкан вакытларда, Җәүдәтне сөйләтеп, бер нәрсәне белделәр ---. З.Зәйнуллин. Бу сүзләрнең төбендә ни ятканы, Фатих абыйның кемнәрдән зарлануы миңа билгеле түгел, төпченеп сораштыруы уңайсыз. С.Сабиров

Төпченә башлау Төпченергә тотыну. Язам, дисәм, язган әйберләреңне күрсәт, дип төпченә башлавыннан курыктым. В.Нуруллин. Аптыраганнан докторны тарткалый, төпченә башладык: «Ничек инде алай?» Ф.Галиев

Төпченә тору Башка эш-хәрәкәт барышында төпченү; озаклап төпченү. Төпченә торгач, берәр ай элек аларга «кунак абый» килгәнлеге ачыкланды. А.Тимергалин

Төпченә төшү Тагын да төпченү

Төпченеп алу Бераз гына төпченү

Төпченеп йөрү Артыгын төпченү. Ул чорда халык хәзерге шикелле түгел: һәрнәрсәдән закон таләп итеп, төпченеп йөрми, ни әйтсәң, шуңа риза, ни кушсаң – шуны эшли иде. В.Нуруллин. Закиров, авылга төшеп, минем кем белән һәм ниләр сөйләшкәнемне төпченеп йөргән... Татарстан яшьләре

Төпченеп карау Берәр нәтиҗәгә ирешү, сынау өчен төпченү. Нурулла килененнән төпченеп караган иде, анысы: – Мин, каенатам, ирләр эшенә кысылмыйм ---, – диде. Т.Гарипова

Төпченеп тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле, озаклап төпченү. Кем син, төнгә каршы нишләп йөрисең, дип тә төпченеп тормады. В.Нуруллин. Мортазин моның Рәйсә ханым тарафыннан оештырылган эш икәнлеген аңлады да ныклап төпченеп тормады. В.Имамов

Төпченеп утыру к. төпченеп тору. Район газетасыннан да Рәхим атлы олы башлы корреспондент килеп, ярты көн төпченеп утырды. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә