ТӨПЧЕК и. 1. 1) Кечкенә төп, кечерәк агач төбе. Аларны куакның иң төбеннән, төпчекләр калдырмыйча кисәләр, чөнки төпчекләргә корткычлар оялый. Йорт эшләре 2) Нәрсәнең дә булса, гадәттә озынча әйбернең кечкенә калдыгы. Аларда тузаннан каралып беткән шәм төпчекләре сакланып калган иде. З.Фәткуллин. Алар гел шулай, мыскыллап, я тәмәке төпчеге, я шешә бәреп китә. Н.Гыйматдинова 3) Гаиләдә иң соң туган бала; кинҗә. Менә төпчегең дә Газиз хәтле булып килә инде. Г.Бәширов. Рәхмәт инде, Миңсылу, үзең белән төпчегең-колынчагыңны да иярткәнсең. А.Хәлим 4) күч. Нинди дә булса бер сыйныфның, катлауның калдыгы, калган бер вәкиле. Горький әсәрләрендә тагын иске крепостной коллыгы заманы калдыгы – алпавыт, дворян сыйныфларыннан чыккан тормыш төпчекләрен дә очратабыз. Г.Нигъмәти 2. с. мәгъ. 1) Гаиләдә иң соңыннан туган. Заһидә туташ бу ишле гаиләдә төпчек кыз – тугызынчы бала булып дөньяга килә. Р.Батулла. Инде төпчек улы да үз юлын тапкач, җитмәсә, башлы-күзле дә булгач, әниләре Гөлҗәүһәр апаның күңеле тагын да түгәрәкләнгәндер. Мәдәни җомга 2) бот. Гадәтидән кечерәк булган, зур яфрак янында үскән, өстәмә (үсемлек яфраклары тур). Һәр катлаулы яфракның төбендә бер пар вак кына төпчек яфраклар була. Ботаника |