ТӨПТӘН рәв. 1) Тирәнтен; җентекләп, игътибар белән. Төптән уйлап карасаң, бу – халыкның ерак бабаларыбызны хөрмәт итүе, минемчә. Ә.Галиев

2) Нигездән, тулысынча, җитди, кискен рәвештә. Бу юлы мондагы вазгыять төптән үзгәргән иде: капитан бер читтә дер калтырап басып тора, аның урынында Сталин тирәсендә чуалган полковник утыра. И.Хуҗин. Монда нигездә төп ике мәсьәләне карадылар: сөтчелек тармагында технологияне төптән яңарту һәм авылда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә