ТӨПТӘ кер. сүз. 1. 1) Нигездә, асылда, беренче чиратта. Галиәсгар ага – театр өлкәсендә, төптә, драматург, аннары инде артист булып та эшләп килгән кеше. Безнең юл

2) Чынлыкта, чынында, дөреслектә, дөресен әйткәндә. Дөресен генә әйткәндә, ул төптә усал малай түгел иде. С.Җәлал. Төптә, белем юк шул бездә. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. диал. Гомумән. Аны монда сөйләп торуның, төптә, кирәге юк. Ш.Камал

Төптә юкны сөйләү Бөтенләй булмаганны сөйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә