ТӨПСЕЗЛЕК и. 1) Иксез-чиксез, төбе булмаган урын; упкын. Аның төпсезлегеннән боз салкыны күтәрелеп тәнне куырылдыра иде кебек. М.Маликова. Зәңгәрсу төпсезлек тирәнәйгәннән-тирәнәя, киңәйгәннән-киңәя. Р.Батулла

2) күч. Принципсызлык. --- үзенең гайбәтче карчык түгел икәнен аңламаенча, үзенең эшсезләрне юатыр өчен уенчык түгел икәнен аңламавы өчен гаепле, төпсезлектә, мәсләксезлектә гаепле. Г.Исхакый

3) күч. Нигезсезлек, дәлилсезлек; рәтсезлек, өстән уйлау. --- аларның чыгарган бу журналлары эчендә язылган мәкаләләренең мәгънәсезлеге, төпсезлеге өстенә гарәпчәдә неграмотный икәнлекләрен бик ачык күрсәтеп тора. Г.Камал. Аларның без һәммәсеннән дип әйтерлек шул соң дәрәҗәдә садәлек, җансызлык, төпсезлек, чуалчыклык күрәмез. Җ.Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә