ТӨПСЕЗ с. 1) Төбе булмаган; төбе төшкән, тишелгән яки ярылган. Төпсез кисмәкне су белән тутырырга кушкан бит, юньсез хатын. Д.Аппакова. Кәртечкегә төшәлмәүнең тагын бер сәбәбе: кайбер малайга, өч-дүрт яшькә җитмичә, ыштан дигән нәрсәнең, эләксә дә, төпсезе генә. З.Зәйнуллин

2) Гаять тирән, төбе күренмәслек. Юлның уң ягында төпсез упкын, сул ягында күккә чаклы менгән вертикаль кыя. И.Хуҗин. Халидә ындыр артларында гына җәелеп яткан зәңгәр күл янына әкрен генә атлады. Шул төпсез күлгә карап утырырга ярата ул. Х.Әбделмәнов

3) күч. Беркайчан да тулмый торган. Игеннең бәрәкәте очты, амбарга кайтып җиткәнче үк, яртысы әллә кая китә башлады, колхоз келәтләре төпсез коега охшап калды. Г.Бәширов. Әмма бу байлык, әкренләп, мамык кебек, ил корытучыларның төпсез кесәсенә кереп тулмасмы? И.Гази

4) күч. Беркайчан да саекмый, бетми торган. Беренчедән, газ запаслары төпсез түгел. Татарстан яшьләре. Аның күңел дәрьясы чиксез, иҗат чишмәсе төпсез. Безнең гәҗит

5) күч. Очсыз-кырыйсыз, иксез-чиксез. Кичләрен йолдызлар сибелгән төпсез һәм серле күк йөзен күзәтү миңа да килешмидер, мөгаен. Татарстан яшьләре. Мөгаен, төпсез мәңгелек кенә шундый буладыр. Безнең гәҗит

6) күч. Бетмәс-төкәнмәс, бетә торган түгел, бик зур, бик көчле. Чорнаган төпсез тирән моңлык, тынычлык һәр ягын! Н.Исәнбәт

7) күч. Нигезсез, дәлилсез; ышанычсыз. Төпсез эш – төпсез чүмеч. Мәкаль. Бер караганда, бу фикер төпсез дә түгел кебек. Г.Бәширов

8) күч. Мәгънәсез, уйланылмаган. Үзенең бу кадәр төпсез җавап ишетәсен ул бер вакытта да уйлый алмаган иде. Ф.Әмирхан. Балаларга төпсез сүзләр сөйләп маташа. Ш.Камал

9) күч. Җилкуар, җилбәзәк; төптән уйламый торган, мәнсез. Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар. Мәкаль

Төпсез арбага утырту Кемне дә булса бик авыр хәлгә кую, нык алдау. Төпсез кәвешкә утырту к. төпсез арбага утырту. Төпсез кисмәккә су ташу Мәгънәсез эш эшләү. Төпсез кисмәккә су ташыту Кешене азаплау өчен, аңардан юри һич төгәлләнми торган авыр эш эшләтү. Үги анаң сиңа тикмәгә генә төпсез кисмәккә су ташытмаган. Д.Аппакова. Төпсез кое 1) Беркайчан да кимеми, саекмый торган чыганак. [Сәхипҗамал:] Хәтере төпсез кое шикелле. Кирәк икән, ул сиңа Такташның поэмаларын яттан укып бирә ала. Н.Юзиев. Баштарак җир астындагы нефть диңгезе бетмәс-төкәнмәс булып тоелса да, соңрак җир астының да төпсез кое түгеллеге беленде. Ф.Яруллин; 2) Ахырына кадәр белеп бетереп булмый торган нәрсә. Кеше күңеле – төпсез кое. Мәкаль; 3) к. төпсез мичкә. Авыл ул – «кара тишек», халык акчаларын йотып баручы төпсез кое, дигән хәтер калдыргыч сүзләрне еш ишетергә туры килә. Татарстан яшьләре. Төпсез коега төшерү Кешене һәлакәткә юлыктыру, чарасыз хәлгә калдыру. --- шактый булган бугай кәкре каенга терәтүләр, тик инде соңгысы аларның барысыннан да хәтәррәк килеп чыга: төпсез коега төртеп төшерә ул Сәләхетдинне... К.Миңлебаев. Төпсез коега төшү Зур бәлагә тару, һәлакәткә юлыгу, чарасыз хәлгә калу. Әйткән бер сүзгә ышансаң, төпсез коега төшәрсең. Әйтем. Төпсез көймәгә (кимәгә) утырту к. төпсез арбага утырту. Ул үзе бу мәсьәләдә безне төпсез көймәгә утыртмасын. Ш.Камал. Төпсез мичкә Күп чыгым сорый торган эш; юкка-барга акча таратучы, акчаны саксыз тотучы. Иң күп акча мәгариф системасына бирелде, диделәр. Әллә ничә миллиард сумнар турында сүз бара. Һич төпсез мичкә булды бу мәгариф! Татарстан яшьләре. Төпсез тагаракка утырту к. төпсез арбага утырту. Алдап калдыру, буш калдыру. Маһруй белән Гөлйөземне икебез икесен сугып алыйк та Сөнгать белән Гатауны төпсез тагаракка утыртыйк. М.Фәйзи. Төпсез тубал 1) Туктаусыз чыгымнар сорый торган эш яисә кеше; туймас кеше; 2) Күп төпченә, күп сораша торган кеше. Төпсез чанага утырту к. төпсез арбага утырту. Постта йоклап калып, иптәшләрен төпсез чанага ул утырткан. М.Хөсни. Бөтен Себер халкын төпсез чанага утыртып, юкка чыгуга дучар итүләре җитмәгән, күрәсең. Ш.Алпар. Төпсез чиләк 1) к. төпсез тубал. Күпме эчсәләр дә, туктый белмиләр, нәфесләре – төпсез чиләк. Ватаным Татарстан; 2) Уйнашчы, азгын, бозык хатын. Килдеңме, җир себеркесе, төпсез чиләк, азгын эт? Баланы алсаң да үкенечкә алырсың. Мулла абзый өч тапкыр өшкереп карады, булырлык түгел. Н.Гыйматдинова. Уйнашчы хатын кебек кабул иттеләр. «Төпсез чиләк» дигән кушамат ябышты. Г.Гыйльманов. Төпсез чуманга утырту к. төпсез арбага утырту. Хәзер кызыгызны бөтенләй үзебезгә иш булмаган халык җитәкләп китеп төпсез чуманга утыртырга торганын сизмисеңме? М.Фәйзи. Аңлаганыбызча, пайчыларны һәм эшчеләрне популяр әкияттәге кебек төпсез чуманга утыртып калдыруда төп гаеп атта, билгеле. Туган як. Төпсез ыштан Артык юмарт, бер нәрсәсен дә кешедән кызганмый торган кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә