ТӨПСӘ и. 1. 1) Агачны кискәч яки сындыргач җирдә утырып калган өлеше; төп, түмгәк. Җир астыннан Күл иясе чыга, төпсә артына кача. Н.Фәттах. Кая, ди, ул каеннар – төпсәләре дә эзсез югалган. А.Хәлим. Ай, кыралар урманны, нык кыралар: күпме тырпаешып утырган төпсә, егылган яки киселгән агач, тапап ыргытылган чыбык-чабык! Ә.Әминев

2) а.х. Ашлык сабагының җитлекмәгән кыска төп өлеше; русчасы: донце

3) Поднос. Ишектә кара киемле хезмәтче кыз күренде, аның кулында алтын төпсә, анда ризык, кувшин белән бер касә. Р.Батулла

4) Китапның битләре тегелеп куелган урыны; тышкы ике каты капкачын берләштергән өлеше

5) диал. к. төпчек (2 мәгъ. ). Мин монда тәмәке төпсәләреннән башка берни дә күрмим. Ә.Фәйзи

2. с. мәгъ. 1) Тәбәнәк, юан, таза. Тыгыз, төпсә гәүдәсе [егетнең] чыдам икәнен [күрсәтә]. Х.Госман

2) диал. Караңгы чырайлы, томса. Дорфа, төпсә, тәрбиясез бит ул Сәйдәшләр оныгы. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә