ТӨПЛЕКӘЙ и. 1) Төче камырны сөткә, эремчеккә изеп пешерелгән калын табикмәк. Милли ризыкларның ниндиләре генә юк: төплекәй, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, тутырылган тавык. М.Әмирханов 2) Төче камыр өстенә юка гына эремчек, төелгән бәрәңге катлавы җәеп пешерелгән пәрәмәч; шәңгә. Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Фәридәнең каенанасы Зәкия апа кордашларын нәкъ элеккечә мичтә кабарып пешкән төплекәй белән каршы алды. Әгерҗе хәбәрләре |