ТӨПЛЕ с. 1. 1) Төбе бар, төп куелган; билгеле бер сыйфаттагы төбе булган. – Яссы төпле кечерәк көймә ясарга, – дип тәкъдим итте Таймас, аптырашта калган малайларга карап. А.Тимергалин. Марҗа түтәй озын саплы зур чүмеч – аҗау белән чумырып ала да, күбекләндереп, тирән төпле тустаганга агыза. Л.Зөлкарнәй

2) күч. Нигезле; дәлилле; эчтәлекле. Революциядән соң, соңрак елларда, аның иҗаты турында төплерәк һәм киңрәк тикшеренүләр Гази Кашшаф, Хәсән Хәйри һәм Г.Халит иптәшләр тарафыннан ясалды. М.Гали. Әмма күңелдәге шикне хәл итәрлек төпле карашка килә алмады. А.Шамов

3) күч. Җитди, ышанычлы; акыллы. Юк, Дускаевны күпме генә «төпле егет» дип мактамасыннар, ул, Нургали, Шәйхи абзасы өйдә булса, мәктәпкә таба юл тотарга ашыкмаган булыр иде әле... Ә.Еники. Ахирәтләрем арасында Гөлсирә иң төплесе иде. Н.Гыйматдинова

4) күч. Җитдилеге, тирәнлеге, ныклыгы белән аерылып тора торган; җитди, тирән, нык. Ш.Мәрҗани үзенең кыю һәм төпле фикерләре, тирән эчтәлекле әсәрләре белән танылгач та, Хөсәен хәзрәт башта аңа иярмәгән, дөресрәге, иярергә теләмәгән. И.Нуруллин. Укучыларның җаваплары кызык иде. Төпле иде. Б.Камалов

2. рәв. мәгъ. 1) Нигезләп, дәлилләп, тикшереп. Бу эш планлы һәм төпле уйлап алып барылырга тиеш. М.Җәлил. Ләкин Газинурның үзгәрүе киемендә һәм йөзендә генә түгел, аның үзгәрүе күз карашында да, сүзләрне ашыкмыйча төпле итеп сөйләвендә дә, --- үз-үзен тотуында да сизелә. Г.Әпсәләмов

2) Җитди итеп, тирән итеп; акыл белән. Дәрескә төпле әзерләнгән иде Мәрзия. Ә.Моталлапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә