ТӨПЛӘ’Ү I ф. 1) Савыт-саба, кәрзин, чиләк һ.б.ш.га төп кую, төп беркетү, утырту. Салкын тимерче, чиләк төпләгәндә, чүкече белән шулай дип әйтеп кагып эшли. Н.Исәнбәт. Техника беренче чиратта карауга мохтаҗ! Ул бит чиләк төпләү генә түгел. Ә.Гаффар

2) Аяк киеменә ас салу, төп кую. Конюх Галимҗан пима төпләп утыра иде. Т.Таһиров. Бу инде пима төпләргә, казанча әйтсәк, киез итеккә ас салырга өйрәнү. М.Әмир

3) Китап, дәфтәр, журнал һ.б.ш. әйберләрне бер төпсәгә беркетеп тышлау. [Габделҗаббар] йозак-ачкыч кебек нәрсәләрне төзәткән, китаплар төпләгән. Х.Госман. Фәүрия үзе китап төпләп мәшәкатьләнергә яратмый. Ф.Яруллин

4) Агач яки куакны тамырлары белән йолкып алу; җирне берәр максат (чәчүлек, чабулык һ.б.) өчен агач, куак һәм түмгәкләрдән арындыру. [Михай дәдәй:] Бездә бу турыда, атасы агач төпли, улы җир эшкәртә, оныгы иген игә, дигән әйтем дә бар. М.Хәсәнов. Каеннар – пар каеннар бар иде... Әллә күзләрем күрми, әллә төпләгәннәр... А.Хәлим

5) Берәр нәрсәне ашап яки сарыф итеп бетерү. Иртән, әле таң беленгәнче үк уяна, шешәне төпли дә чыгып ычкына бу. Ф.Садриев

6) күч. Берәр эшне төгәлләү, тәмамлау, очына чыгу. Сүзем төпләп шуны әйтәсем килә: җырчының музыка сәнгатенә куйган фидакарь хезмәте Тукай премиясе белән бәяләнергә тиеш, һәм ул аңа лаек дип саныйм мин. М.Макаров

Төпләп алу Тиз арада төпләү. Һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә җыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ә.Еники

Төпләп ату Тиз генә, кызулык яки ачу белән төпләү; бөтенләйгә төпләү. Кое янына килеп, куакларны тиз генә төпләп аттылар. А.Тимергалин. Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук, каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. М.Юныс

Төпләп бару Барсын да, берсен дә калдырмыйча төпләү. Үзем булачак сүзлекнең аерым өземтәләрен «Казан утлары»нда күреп алганнан бирле җыйнап-төпләп бардым. Р.Галләм

Төпләп бетерү Тәмам төпләү; төпләүне тәмамлау. Аны тәмам төпләп бетергәнче, кысташып, җитмеш җиденче мәртәбә урам әйләнгәннәр. Ф.Яхин

Төпләп бирү Башка берәү өчен төпләү. Аннан кемгә чалгы чарлаган, кемнең урагын тешәгән, чиләген төпләп биргән, чәй янында шул турыда сөйли иде. Г.Гобәй. Теге вакытны, ялгашымны төпләп бирә алмассыңмы, дип кергән идең. Г.Галиев

Төпләп карау Булу-булмавын сынау өчен төпләү. Әнвәрә, ияге белән генә ымлап, стенадагы теге алмагачка күрсәтте: – Шушыны төпләп кара әле син. Ф.Садриев

Төпләп кую Алдан ук төпләү, тиз-тиз төпләү. Ә мин инде анда эшне баштанаяк төпләп куйдым. Г.Камал. Аны тизрәк агачлык арасына кереп төпләп тә куйдылар. К.Кара

Төпләп ташлау к. төпләп ату. Менә ул хәзер йортыбызны бу зәһәр истән арындырды, өрәңгеләрне төпләп ташлады. Т.Нурмөхәммәтов

Төпләп тору Даими рәвештә, әледән-әле яки хәзерге моментта төпләү

Төпләп чыгу Бөтенесен дә төпләү

Төпләп ыргыту к. төпләп ату. Иң яхшысы: төпләп ыргытырга кул җитмәүдән генә утырган ике төп карт карлыганны алып атарга да шул тирәне чамаларга кирәк. Н.Әхмәдиев. Кемгәдер әрәмәләребез ошамады – аларны төпләп ыргыттык. Ф.Яруллин

Төпли башлау Төпләргә тотыну. Мич чыгарганга Пачарлардан да тиясе әле, пима да төпли башлады: кулы һөнәр белә, Аллага шөкер. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә