ТӨПЛӘТҮ ф. йөкл. юн. к. төпләү. Аларның күчермәләрен алып, китап итеп төпләттек. Т.Нәҗмиев

Төпләтә башлау Төпләтергә керешү

Төпләтеп алу Тиз арада төпләтү. Юлда солдат-мазар туктатса, шуны төпләтеп алдым, диярсең. Г.Гобәй

Төпләтеп кую Мөмкинлек булганда, алдан ук төпләтү

Төпләтеп тору Даими рәвештә, әледән-әле төпләтү; хәзерге моментта төпләтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә