ТӨПЛӘП I рәв. 1) Ныклап, җитди рәвештә, һәрьяклап. Бүгенме, иртәгәме төпләп – актык тапкыр сөйләшергә кирәк. Г.Ибраһимов. Гомумән, ул – аз сүзле кеше, тигез, тыныч холыклы, сүз көрәштерергә, шаулап бәхәсләшергә яратмый, әмма инде сөйләргә туры килсә, бик төпләп, дәлилләп, сеңдерерлек итеп үзенекен әйтә дә белә. Ә.Еники

2) Бөтенләйгә, даими рәвештә, ныклап; төпләнеп. Назлы кунакларыбыз булып, шулай сагындырып килсәләр дә, сыерчыкларыбыз килгән көннәреннән, сәгатьләреннән үк төпләп урнашу ягын карыйлар. А.Хәсәнов. Ордер алып, бүлмәгә төпләп урнашканчы, тагын берничә көн узып китте. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә