ТӨПЛӘНҮ II ф. 1) Тамырлары белән туфракка берегү, тамыр җибәрү, тамырлану. Имән каты җиргә төпләнер. Мәкаль 2) Суганча, баш хасил итү 3) күч. Билгеле бер җирдә озаклап яисә бөтенләйгә яшәргә дип ныклап урнашу; җирләшү. Шуңа күрә дә ир-егетләр ерак-ераклардан авылга ялгыз калган әнкәләре янына кайтып төпләнәләр. Б.Камалов. Йорт васыять ителгән дип, бу авылда кем төпләнә әле. Н.Гыйматдинова 4) күч. Урнашу, формалашу, ныгу. Бу сүз көрәштерүләр, сүз югыннан сүз булсын, тел кычытканнан эш булсын, рәвешендә түгел, бәлки --- һәрбер кешенең җәмгыятьтә тоткан урынына карап, төпләнгән кискен карашларның утлар чыгару дәрәҗәсендә бер-беренә каты чарпышулар рәвешендә иде. Ш.Камал. Фәнни информациянең тизлек белән арта баруы галимне билгеле бер өлкәдә ныграк төпләнергә этәрә. Н.Юзиев 5) күч. Акыл җыю. Ирләр туа ике тапкыр: башта Кеше булып туа, төпләнә. Д.Сирай 6) күч. Нинди дә булса вазифаны башкарырга ныклап урнашып калу, вазифаны озак еллар башкарырга алыну. Әдәбиятта яшь талантларның юклыгы аларның барлыгын күрергә теләмәүдән дә һәм күрергә сәләтсез кешеләрнең редакцияләрдә төпләнеп утыруларыннан да килә, билгеле. Ф.Яхин Төпләнә башлау Төпләнүгә табан бару Төпләнә тору Башкалардан алда төпләнү, берәр эш-хәлгә кадәр төпләнү. --- моңарчы гел күченеп йөргән ырулар да әкренләп-әкренләп үз җирләрендә төпләнә тордылар: агачтан өйләр салып, иген игеп яши башладылар. Н.Фәттах Төпләнә төшү Ныграк төпләнү Төпләнеп алу Тиз арада, ныклап төпләнү. Аулакта, урмандагы өйдә төпләнеп алган. М.Галиев. Чарлак өйгә ут кебек сары чәчле, сипкелле бер инженер төпләнеп алды. Т.Нурмөхәммәтов Төпләнеп йөрү Төпләнү мәшәкатьләре белән мәшгуль булу Төпләнеп калу Тулысынча төпләнү. Никитин юл буена кайда туктарга, кайда төпләнеп калырга дип уйланып кайтты. М.Галиев. Туктагыз, әгъла бер үсемлек-нигъмәтнең чит-ят туфраклардан кызлар кебек утырма-кунакка гына килеп, шунда бөтенләйгә утырып төпләнеп калганы юкмыни? А.Хәлим Төпләнеп килү Акрынлап төпләнү, төпләнүгә табан бару Төпләнеп китү Билгеле вакыттан алып төпләнү |