ТӨПЛӘНҮ I ф. төш. юн. к. төпләү (1 – 2 мәгъ.). Андагы шкафны, шкафтагы матур төпләнгән китапларны, стенага асылган путаллы рамлы картиналарны, зур язу өстәлен, йомшак диваннарны һәм идәнгә җәелгән хәтфә паласларны күреп, ул хәйран калды. М.Гали. Җитен тегәрҗеп белән төпләнгән, еш кына безнең милләтебездә яңгырлар астында саргайган төссез сары кәгазьгә басылган бу Китаптан никадәр гаярьлек, ышаныч һәм кодрәт актарып чыгара!.. А.Хәлим

Төпләнә башлау Төпләнергә тотыну

Төпләнеп бетү Төпләнү процессы тәмамлану. Тиздән басылып чыгачак, ягъни төпләнеп бетәчәк, аннан сезгә җибәрермен. Ш.Мөхәммәдев

Төпләнеп тору Даими рәвештә төпләнү, хәзерге вакытта төпләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә