ТӨПЛӘМ и. 1) Бер төпсәгә, бер төркемгә җыелган язмалар, документлар һ.б. Кулларына яртышар капчык тулырлык кәгазь төпләме күтәргәннәр, күзләре төнге ябалакныкы шикелле ялт-йолт килеп тора. В.Имамов

2) Кечерәк күләмле әдәби әсәрләр җыентыгы; том, җилд. Шуннан соң шагыйрь --- «Персия мотивлары» лирик төпләмен [язды]. Х.Госман

3) Билгеле бер вакыт эчендә чыккан газет-журналларның төпләнгән җыелмасы; подшивка. Мәскәү егете гәзит төпләмен япты, Фәсхетдин агайга сынаулы караш ташлады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә