ТӨПКЕЛ и. 1) Чокыр төбе; җир өстенең бик тирән, батынкы җире. Сусыл чирәм эзләп, көтүче малларны ерак болыннарга алып барган, караңгы төпкелләргә, тирән чокырларга алып төшкән, күккә ашкан тау түбәләренә куган. Г.Гыйльманов. Хәмит югалган сарыгын чокыр төпкелендә тапты. Казан утлары 2) Урманның, агачлыкның иң куе урыны, иң эчке, үтеп керергә кыен булган түре. Билбавына балтасын кыстырган да чыгып киткән бу кара урманның «Шүрәле төпкеле» дигән җиренә. Г.Гыйльманов. Кара урманның кара төпкеле – Минем өчен алтын сарай ул. Шул төпкелнең тирән сазларында Кызыл утта күмер көйрәтәм. Атака 3) Тирән суның төбе. Иелде егет коега. Онытылды әйтер сүз: Тирән кое төпкелендә Кое суы түгел, Күз... Л.Зөлкарнәй. Нибары бер талпыну һәм бер, нибары бер адым: дәрья төпкеленә төшеп юк булган ташны гына көтеп торганнар диярсең, баягы дулкыннар чайкалудан туктады. А.Әхмәтгалиева 4) күч. Провинция; мәдәният үзәгеннән, шәһәрләрдән ерак җир. Аптырарлык та, Рәсәй төпкелендәге ташландык диярлек авылда чегән хатыны әллә кайдагы зәңгәр диңгезле Испания хакында: «Анда минем туган туфрак», – дип утырсын да... К.Кара 5) күч. Җан, күңел, хәтер һ.б.ш.ның иң яшерен урыны. Үз халкының онытылган гадәте җанының ниндидер төпкелләреннән күтәрелде... А.Хәлим. Тонык кына иртә таңда күреп, Шундук онытылган төшләрем Төшендерде хәтер төпкелендә Әллә нинди серле төш барын. З.Мансуров. Матди яктан кысанрак чакта «Тәрҗеман»ның гомерен ялгаганмы ул, әллә башка бер сәбәптән тарих төпкеленә төшеп югалганмы? Р.Хәмидуллина |