ТӨПКЕ с. 1) Су, җир, берәр масса һ.б.ш.ның астында, тирәндә булган; төптәге, эчтәге, тирәндәге. Җир кабыгының төпке катламнары

2) Берәр нәрсәнең югары очына, өстенә каршы якта урнашкан, аның нигезгә якын башындагы, аскы. --- мылтык атсын өчен, аның төпке өлешендәге махсус тишек турысына янып торган филтә якынлаштырганнар. Р.Әхмәтьянов

3) Иҗтимагый тормышта, социаль иерархиядә аскы баскычларда булган, түбән катлауларга караган. Революция адәмнәр тормышының иң төпке катлауларынача төшеп, гади вакытта күзгә күренмәгән потенциаль көчләрне тартып чыгарып, олуг көрәш мәйданына ыргыта. Г.Нигъмәти

4) Ачыктан-ачык булмаган, башка кешеләр сизмәслек, тирәндәге, йөрәктәге, күңел түрендәге. --- тик йөрәкнең әллә кайсы бер төпке катлавында --- сагынуга, кызгануга охшаган бер якынлык кына калды. Г.Ибраһимов. Алар кузгаталар күңелнең Иң төпке агымнарын. Ә.Давыдов

5) Парлап яки тройкалап җиккән атның төпкә җигелгәне. [Җәләш] җигүле көенчә --- төм кара ике ат алып кайтты. Моның төпкесе тирә-якта атаклы булган бер юрга иде. Г.Ибраһимов. Төпке ат – төпкә җигелгән ат. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә