ТӨПКӘ II рәв. 1) Бер арба яки чанага ике яисә берничә ат җиккәндә уртада, уртага. Сафа абыйның төпкә җиккән кара турысы, авызлыгын тешләп, муенын аккошныкыдай бөгеп китерде дә әй китте бермәлне бөтен гәүдәсен туптай сикертеп! Г.Бәширов. Ие, «мичәүгә җигелгән ат» – пар атның сыңары, төпкә җигелә яхшы ат, аның янына, бау белән генә тагылган, тартар-тартмас ялкауланып бара торганы «мичәүләнгәне» була. Р.Батулла 2) күч. Төп көч буларак. Гыйлаҗи сабан арты тоткан, Фазыйл белән мин төпкә, Гали очка җигелгән, Шаһбаз, нәкъ сабанчы малайлар кебек, көйләп-көйләп, «атлар» куа иде. Г.Ибраһимов. Мөнәвәрә төпкә җигелгән, аның ике ягында Зөбәйдә белән Зифа, яннан Кара Гобәйнең унсигез яшьлек кызы Асия атлый. З.Зәйнуллин |