ТӨП ЙОРТ и. 1) Гаиләдә, ыруда иң өлкән кардәш яшәгән, гадәттә ата-бабадан калган йорт, нигез. Тик никадәр тырышып эшләсә дә, төп йортта озак яши алмады. Г.Бәширов. Туең булса, балаң туса, өй котлап, Төп йортыңа төшсә япь-яшь киленнәр, Нинди шатлык – синең якын дуслар Кочак тулы чәчәк төяп килерләр. Г.Рәхим 2) Ата-бабадан килгән ватан, борынгы ата-бабадан бирле биләп килгән дәүләт; туган җир. Төп туган йорт – Идел-йорт, Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт, Анам килен булган йорт, Кендек каным тамган йорт, Ач тамагым туйган йорт. Дастан 3) күч. Теге дөнья, ахирәт. Килүчеләрнең китми калганы бармы? Ә аннан кире кайтасы түгел. Ул – төп йорт, асыл ватан. Ф.Яхин ◊ Төп йортка китү Үлү, вафат булу. Авыл халкының яртысы инде күптән төп йортка китте, хәллеләре – өч чакрымдагы пүчинкәдә. Мәдәни җомга |